Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов Илгиз Загиевны юбилее белән котлады

Тулбай авылыннан данлыклы фермер бүген, 4 март көнне 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Шушы күркәм юбилее уңаеннан Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов фермерны җылы сүзләр әйтеп котладылар. Аңа ТР Муниципаль Берәмлекләре Советы Ассоциациясе исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Илгиз Загиев – районыбызның иң танылган фермерларының берсе. Район һәм үзе яшәгән Урыс авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнаша, аерым алганда, Р. Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбенә һәрдаим ярдәм итеп тора.

2018 елда Илгиз Загиев гаиләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга да барган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев