Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов Ярослав Соколовскийны «Азия балалары» халыкара уеннарында җиңү белән котлады

Якташыбызның копилкасында 3 алтын һәм 2 бронза медаль

Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов «Азия балалары» халыкара уеннарында җиңүче Ярослав Соколовский белән очрашты.

Ярославны котлап, Айдар Салахов бүген барлык минзәләлеләр дә үзенең яшь якташы өчен горурлык кичерүләрен билгеләп үтте.

- Ярослав кебек балалар безнең районны бөтен республикага, илгә генә түгел, ә халыкара масштабта да таныталар, - диде район башлыгы һәм аңа киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

Айдар Салахов Ярославка, аның әти-әнисе Дмитрий һәм Светлана Соколовскийларга, шулай ук «Юбилейный» мәктәбе тренеры Наил Каюмовка рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Ярослав һәм Наил Каюмов акчалата премияләргә лаек булдылар.

Наил Каюмов үз чиратында район башлыгына районда спортны үстерү, яңа спорт объектлары төзү буенча даими максатчан эш алып барылганы өчен рәхмәт белдерде.

- Без спортка игътибарлы мөнәсәбәтегез өчен тәрбияләнүчеләребезнең яңа җиңүләре белән җавап бирергә тырышырбыз, - диде тренер.

Безнең өстәмә

Ярослав Соколовский «Азия балалары» халыкара уеннары кысаларында йөзү ярышында 3 алтын һәм 2 бронза медаль яулады. Шулай ук Уеннарның ябу тантанасында ярышларның рәсми флагын күтәреп бару хокукына ия булды. «Минзәлә»-«Мензеля» район газетасының алдагы саннарында якташыбыз турында тулырак мәкалә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев