Айдар Салахов "Земский учитель" программасын киңрәк куллану мөһимлеген искәртте
Мәгариф учреждениеләренең педагогик составын кадрлар белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора
(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәлә районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Салахов "Земский учитель" программасын киңрәк куллану мөһимлеген искәртте.
Конференциядә катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевка мөрәҗәгать итте.
- Эш урыны сайлаганда, яшь белгечләр, беренче чиратта, торак мәсьәләсен хәл итүне күз алдында тоталар. Үз ягыбыздан без яшь белгечләргә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Шул ук вакытта безгә килгән яшь педагоглар да, авыл җирендә эшләүче хезмәттәшләре кебек үк “Земский учитель" программасының өстенлекләреннән файдалана алсын өчен, аны тормышка ашыруда теләктәшлек итүегезне сорыйбыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Министр урынбасары Рамил Хәйруллин, үз чиратында, БДИ тапшыру күрсәткечләре һәм медалистлар саны буенча Минзәлә районы республикада беренче унлыкка керә, дип хәбәр итте.
Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев доклады узган елларга йомгак ясауга һәм яңа уку елына яңа бурычлар куюга багышланган иде, алар арасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, белем бирү учреждениеләрендә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү мәсьәләләре дә бар иде.
Балалар иҗаты йорты эшчәнлеге белән учреждение директоры Светлана Киреева таныштырды. Алардагы мультстудия Башкортостанда узган мультипликация конкурсында икенче урын яулады. Ә «Балачак» балалар бакчасы мөдире Екатерина Голякова доклады мисалында конференциядә катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балаларга комплекслы тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныша алдылар.
Конференциядә катнашкан КФУ Алабуга институты директоры Елена Мерзон аларның уку йортларына районнан «целевиклар» җибәрү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, районда институт кураторлыгы астында дүрт мәгариф кластеры эшли. Мәсәлән, 1 нче урта мәктәпне, Хуҗәмәт, Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәпләрен берләштерүче беренче кластер-балаларны шәхси – ориентлашкан белем бирүгә, икенче кластер – 2 нче мәктәп һәм Коноваловка төп гомуми белем бирү мәктәпләре-экологик тәрбиягә юнәлтелгән. Өченче кластер – 3 нче мәктәп, Тауасты Байлар һәм Татар Мөшегесе урта гомуми белем бирү мәктәпләре - табигый-фәнни юнәлешкә ия, ә гимназияне, Николаевка һәм Калтак урта мәктәпләрен үз эченә алган дүртенче кластер – район территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен саклауга басым ясый.
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев үз докладында Актанышта алдагы атна ахырында узган мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясенең тезислары белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул Минзәлә районының мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләде. Ул район халкына ТР Беренче Президенты, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләү сүзләрен дә җиткерде, Минтимер Шәрип улы Минзәлә педагогика көллиятен тәмамлаучыларны һәрвакыт югары бәяләде, дип билгеләп үтте.
Әлбәттә, август конференциясе районның иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләүдән башка да узмады. Аларның исемлеген аерым бирәбез. Бары тик шуны гына хәбәр итәбез: РОНО ның легендар җитәкчесе Хәниф Хөсәенов исемендәге эксклюзив бүләккә 1 нче мәктәп директоры Ольга Ильина лаек булды. Ә Елена Мерзон аерым гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Викулованы бүләкләде. Аның укучысы Данил Гыйльмиев – хезмәттәшебез, дубляж буенча баш редактор урынбасары Венера Гыйльмиеваның улы, рус теле буенча 90 балл җыеп, КФУның Алабуга институтының бюджет бүлегенә укырга керде.
безнең өстәмә
Балаларны район территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә өйрәтү шулай ук өстенлекле юнәлеш булып тора. 1 нче һәм 2 нче мәктәп укучылары кунакларны район территориясендә яшәүче халыкларның традицион киемнәрен киеп мода күрсәтү белән каршы алдылар. Конференцияне үткәрү урыны - Район мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмә районның тарихи-мәдәни мирасы һәм балаларны инновацион укытуга юнәлтелгән алдынгы технологияләр белән таныштырды. Район башлыгы Айдар Салахов билгеләп үткәнчә, полилингваль белем – балаларны рус, татар һәм инглиз телләренә өйрәтү балалар бакчасыннан алып барылырга тиеш. Конференция барышында шулай ук быел Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе, Коноваловка һәм Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларны капремонттан соң каршы алачаклары турында хәбәр ителде.
сан
2020-21 уку елында 3232 укучының 2521 туган тел итеп татар телен сайлаган, шуларның 521е-татар мәктәпләрендә укучы, 346сы - рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә, 1464е-рус төркемнәрендә укучылар. 669 укучы туган тел буларак рус, 42 – мари телен сайлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев