Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы Бикбау авылында гомер итүче Тәзкирә Мәгданурованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

9 февраль көнне Бикбау авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Тәзкирә Мәгданур кызы Мәгданурованың ның 90 яшьлек күркәм юбилее булып узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ)

Тәзкирә апаны юбилее белән котларга балалары, оныклары, туганнары җыелган иде. Шулайук Минзәлә районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков белән Дәүләт конюшнясы директоры Илсур Галиев һәм авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина да юбилярның өенә килеп, аны котлап, матур теләкләр җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

 

Юбилярның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Әтиләре сугышка киткәндә 9 яшьлек Тәзкирә, гаиләдә иң зурысы булып, ике апае белән кала. Әнисенең иң зур ярдәмчесе булып, зурларга ияреп, көче җиткән барлык эшләрдә катнашып йөри. 17-18 яшьләр булгач, урман кисәргә дә куганнар, юл салу эшендә дә йөргәннәр алар.

Тәзкирә Мәгданурова:

–Урьядыдан Күҗәкәгә үгез белән карьердан ком ташыдык, кайтышлый утын төйи идек. Бүреләр күп иде, юлга чыгып утыра торганнар иде.

Гомер буе эшкә нык була Тәзкирә апа. Ире Гилмегаян абый белән 48 ел гомер кичереп, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Картлык көнендә дә кайгы урап узмый аны, бер улын, ике оныгын җирләргә туры килә. Хәзерге вакытта Тәзкирә апа кадерле әни, хөрмәтле әби булып балалары тәрбиясендә авылда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев