Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе Питрауда Рәхмәт хатына лаек булды

Республикакүләм бәйрәмдә Кадрәк һәм Түбән Юшады авыллары вәкилләре чыгыш ясады

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Татарстанның Зәй районында Кашка тау янында республикакүләм Питрау-2022 бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмдә Минзәлә районының Кадрәк авыл мәдәният йорты каршындагы “Туганайлар” халык фольклор ансамбле, Түбән Юшады авыл клубы мөдире Наталья Чепкасова һәм аның ире, танылган баянчы Асаф Шиһапов катнаштылар.

Район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова:

- Артистларыбыз чыгышы тамашачылар күңеленә бик хуш килде, оештыручы комитет тарафыннан Минзәлә делегациясенә Рәхмәт хаты һәм бүләк буларак чәй сервизы тапшырылды, - дип хәбәр итте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев