Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы имам-хатыйбларының чираттагы күчмә җыелышы Гөлектә узды

Айның һәр беренче сишәмбесендә Минзәлә мөхтәсибәте имам-хатыйбларының җыелышлары үткәрелә.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Аларның чираттагысы Гөлек авылы мәчетендә үткәрелде.

Җыелышны алып барган Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков:

- Быел Идел буе Болгар дәүләтенең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге күркәм юбилейга багышлап мәчетләребездә чараларны халыкыбызның күркәм традицияләренә нигезләнеп  үткәрергә кирәк булыр,  диде Рәмзил хәзрәт.

Җыелышта район мәхәлләләренең хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы башка сораулар да каралды. Шулай ук җыелышка килгән Җәүдәт хәзрәт Харрас Тукай районы мөхтәсибәте эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Гөлек авылы имам-хатыйбы Хәкимҗан хәзрәт Әгъләмов хакында мәкаләне газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев