Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәлә районы хәрби комиссариаты ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән брифинг үткәрде

Быел брифинг катнашучылардан сораулар һәм аларга җаваплар алу рәвешендә төзелде.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов,  "Минзәлә-информ")

Хәрби комиссариатта ата-аналар һәм мәктәпне тәмамлаучылар катнашында «Шундый һөнәр бар» дигән темага брифинг булды.

Сергей Владимиров, Минзәлә районы хәрби комиссары:

- Бүген без үзебез өчен төп бурыч-офицер һөнәренең абруен һәм җәлеп итүчәнлеген, хәрби вузда белем алуның кайбер өстенлекләрен җиткерү, булачак һөнәрне сайларга ярдәм итү, кандидатларны сайлап алу һәм курсантларны туплау тәртибе белән таныштыру. Бүгенге көндә без 11 кандидат сайлап алдык, берсүзсез, аларның барысына да БДИны уңышлы тапшыруларын, керү сынауларын узуларын телибез, чөнки Россиянең иң яхшы балалары гына әлеге чараларга җыелачак һәм курсантлар исемлегенә Россия Федерациясе Оборона министры боерыгы белән кертеләчәк.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бу эшне без 2014 елдан алып барабыз, һәм ел саен безнең районнан иң яхшы укучылар Россиянең алдынгы югары уку йортларына керә. Бүгенге көндә Минзәлә районыннан 11 курсант белем ала.

Чакырылган спикерлар арасында шулай ук Минзәлә районы прокуроры Рамил Аскаров һәм Минзәлә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин чыгыш ясадылар.

Шәһәр җитәкчеләренең Россия хәрби уку йортларына укырга керергә һәм киләчәк язмышларын Ватанга хезмәт итү белән бәйләргә карар кылган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашулары ел саен декабрьдә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев