Минзәлә районы Хуҗәмәт китапханәсе ПАО "Татнефть” үткәргән конкурста грант отты
Хуҗәмәт китапханәчесе Гөлфинә Аминова авылдашлары белән күптөрле чаралар уздыра.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дигән төшенчә бигрәк тә актуаль булган чорда, китап уку белән бергә төрле физик күнегүләр ясау, дөрес туклану кебек профилактик чаралар уздыруга да нык игътибар бирә китапханәче хезмәт барышында. Конкурска җибәргән проекты да аның “Сәламәт яшәү рәвеше” дип атала. Әлеге проект грант комитеты экспертлары тарафыннан яклау таба һәм җиңүче дип билгеләнә. Грант акчалары китапханә базасында халык белән сәламәт яшәү рәвеше (фитнес) чаралары алып баруга тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев