Минзәлә районы педагоглары балаларга экологик тәрбия бирү буенча республика семинарында катнаштылар
Теоретик белемнәр алудан тыш, катнашучылар «Түбән Кама»милли паркында да булдылар
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Минзәлә районы методистлары табигый-фәнни циклы һәм укытучылары "мәктәп яшендәге балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү: проблемалар, инновацияләр, перспективалар"дигән Республика семинарында катнаштылар.
Чара Яр Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәге базасында узды.
Минзәлә районыннан семинарда мәгариф бүлеге методисты Айгөл Салахова, балалар иҗат йорты методисты Алсу Кәримова, 2 нче мәктәпнең география укытучысы Рушания Зиязиева, 2 нче мәктәпнең биология укытучысы Светлана Мельникова, гимназиянең биология һәм география укытучысы Лариса Камалова, К.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбенең биология укытучысы Илүзә Фәйдрова, 3 нче мәктәпнең биология укытучысы Наталия Аникина катнаштылар.
Чара пленар һәм гамәли өлештән торды
Айгөл Салахова, мәгариф бүлеге методисты:
- Семинарның пленар өлешендә балаларга өстәмә табигый-фәнни белем бирүдә яңа трендлар һәм бурычлар, экологик грамоталылыкны формалаштыру ысуллары, экологик белем бирү мәсьәләләрен хәл итүдә заманча алымнар кебек мәсьәләләр каралды. Шулай ук практик өлеш тә кызыклы булды: төрле районнардан килгән хезмәттәшләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, «Түбән Кама» милли паркына экскурсия оештырылды, аппликация һәм чүлмәк ясау эше буенча мастер-класслар үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев