Реклама
Көн темасы
Минзәлә районы пенсионер - спортчылары командасы– яшьләр өчен лаеклы үрнәк
2022 елның 27 маенда Казан шәһәренең КАИ «Олимп» бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 12 нче «Өченче буын» Республика пенсионерлар Спартакиадасы булып узды.
Минзәлә районын «Россия Пенсионерлар берлеге» нең җирле бүлекчәсе әгъзаларыннан торган командасы көч сынашты: команда капитаны Григорьева Фәния, башка уенчылар– Камалов Әнвәр, Нәҗмиев Рәмзия, Нәҗмиев Радик, Мөсавирова Зөлфия, Гәрәев Хәниф, Шәймәрданов Ринат, Кукаркин Михаил, Мурзакаева Венера, Горбунова Людмила, Мөбәрәкшин Рафис. Команданың иң өлкән вәкиленә 9 май көнне 75 яшь тулды.
Катнашучылар дартс, пуля белән ату, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, эстафета буенча ярыштылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең уенчылар призлы урыннар яуладылар: Григорьева Фәния өстәл теннисы буенча - 2 урын, Мусавирова Зөлфия 2 урын, йөзү буенча Гараев Хәниф - 2 урын, җиңел атлетика буенча Нәҗмиева Рәмзия - 3 урынга лаек булдылар. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча безнең команда 5 нче урынны яулады.
Спортчыларга нык сәламәтлек һәм актив озын гомер телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев