Минзәлә районы советы депутаты чишмә территориясен тәртипкә салу буенча өмә оештырды
Имәнле чишмәсе 2016 елда төзекләндерелгән иде
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы советының Иркәнәш җирлегеннән депутаты Рәис Кашапов Имәнле чишмәсе территориясен тәртипкә китерү буенча өмә оештырды. Бу хакта Иркәнәш җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов хәбәр итте.
- Депутатыбыз Рәис Кашапов, җирлек ветераннар советының рәисе Хәмзә Лотфуллин, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, Иркәнәш авылының битараф булмаган кешеләре Фирдәвес Хикмәтуллин, Альберт Хадиев, Фаяз Шәймәрданов, Азат Шәкүров көче белән Имәнле чишмәсе территориясен чистарту буенча зур эш башкарылды. Хәзер чишмә яны балкып тора, - дип сөйләде ул.
Әлеге чишмә 2016 елда узган гасырның 70-нче елларында юкка чыккан Имәнле авылы варислары тарафыннан төзекләндерелгән иде. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Иркәнәшнең Ташлык чишмәсе территориясен чистарту буенча да өмә үткәрелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев