Минзәлә районы советы утырышы бүләкләүләргә бай булды
Сәхнәдә 32 кешене котладылар
Район контроль-хисап палатасы рәисе Гүзәлия Әхмәдуллина “Җирле үзидарәне үстерү өчен медаль”белән бүләкләнде. “Юность» боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов ТР физик культура атказанган хезмәткәре исеменә лаек булды. Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримовка ТР Президенты Рәхмәте тапшырылды. Район мәдәният сарае балетмейстеры Лилия Гыйбадуллина ТР Мәдәният министрлыгы, “Кама беконы” баш агрономы Андрей Хохлов, әйдәп баручы экономисты Вера Забурдаева, “Август-Мөслим” трактористы –машинистлары Юрий Коршунов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы мактау грамотасына, ”Калморза” хуҗалыгы директоры Илфак Гумеров, “Август-Мөслим” трактористы –машинистлары Роверт Исхаков, Марат Петров, “Мензелинские зори” тракторист-машинистлары Александр Касаткин, Иван Урошников Рәхмәтенә лаек булдылар.
Минзәлә медучилищесы директоры Люция Хираҗевага ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты тапшырылды. Югары Тәкермән җирлеге авыл җирлеге башлыгы, җирлек советында депутатлар төркеме җитәкчесе Алия Шәрипова “Иң яхшы дептута төркеме” номинациясе дипломы белән бүләкләнде. Районда территориаль сайлау комиссияләре вәкилләре Рәзилә Бәдриева, Зөлфия Андреева,Ландыш Исакаева, Ренат Ибраһимов, Надежда Калинина, Любовь Архипова, Аида Биктимерова, Яна Подгорная, Резеда Шигапова Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссияләре Рәхмәтләренә, Мактау грамоталарына лаек булдылар.
“Олимп” тренеры Антон Лаврентьев, “Юбилейный” тренерлары Лилия Яруллина, Наил Каюмов, спорт мастеры Ярослав Соколовский спорт мастерына кандидатлар Сергей Мясников, Александра Соколовская, Рания Зиннәтуллина, Зөлфия Вәлиева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев