Минзәлә районы укучысының беренче Кубогын Алик Атласов яулады
Турнир 3 көн дәвам итте
(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йорты базасында узган "Кубок Школьника -2022" турнирының финал уеннары тәмамланды.
24 яшь шахматчы катнашкан турнир 2 көн дәвам итәчәк дип планлаштырылса да, җиңүчеләрне ачыклау өчен өстәмә көн кирәк булды.
Ислам Хәбибуллин һәм Руслан Зәйнуллин 3 һәм 4 урыннар өчен көч сынашса, 1 һәм 2 урыннар өчен көрәш Радмир Никитин белән Алик Атласов арасында барды.
Кискен көрәш нәтиҗәләре буенча Кубокны Алик Атласов яулады, 2 урында – Радмир Никитин, 3 урында – Руслан Зәйнуллин, 4 урында Ислам Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев