Минзәлә районы яшь гражданнарына паспорт тапшырылды
Балалар иҗат йортының актлар залында тантаналы рәвештә Минзәлә районы яшь гражданнарына паспорт тапшыру чарасы узды.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
14 яше тулган балаларның йөзләрендә – дулкынлану һәм шатлык. Бу көнне 17 егет һәм кыз тормышларындагы иң мөһим документ– Россия гражданы паспортын алды. Аларны әлеге вакыйга белән котларга классташлары, әти-әниләре һәм укытучылары да килгән иде.
Чарада катнашкан Минзәлә мунициапль районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев яшь гражданнарга үз эш-гамәлләре белән ил авторитетын ныгытырга, РФ гражданины исемен лаеклы йөртергә, аның белән горурланырга кирәклеген әйтте. Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән яшүсмерләрне әлеге истәлекле көн белән котлады һәм паспортлар тапшырды.
Шулай ук егет һәм кызларның кулларын кысып, тантаналы шартларда Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең Миграция пункты начальнигы Галина Плотникова, ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова да аларга төп документларын тапшырды.
“Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” вәкилләре паспорт алучыларга паспорт тышлыгы белән блокнот бүләк итте.
Соңыннан барлык паспорт алучылар исемннән Камилә Фаррахова Россия Федерациясе гражданинының антын укыды.
Тантана сәнгать мәктәбе һәм шәһәребез балалары башкаруныда җыр, бию белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев