Минзәлә районы Юртау бистәсендә канализация өчен инженер челтәрләре сузу буенча эш бара
Юртау авылында «Экология» милли проектының «Иделне торгызу» федераль программасы кысаларында биологик чистарту корылмасы төзелде.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ)
Бүгенге көндә исә күпфатирлы һәм шәхси йортларны инженер челтәрләргә тоташтыру процессы бара. ПМК “Мелиорация” оешмасы канализация челтәрләрен сузу буенча эш башлап җибәрде. Эш 2023 елда тәмамланыр дип көтелә. Шушы инженер челтәрләре төзелеше тәмамланып, барлык йортлар һәм бюджет оешмалары челтәргә тоташса, агынты сулар күләме биологик чистарту корылмасы куәте нормативына туры килүне тәэмин итәчәк. Бу исә җирлектә яшәүчеләрнең яшәү сыйфатын арттырырга һәм тарифларны да оптимальләштерергә ярдәм итәчәк.
Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев