Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы герчеләре герне туп кебек чөйделәр

Минзәлә шәһәренең "Олимп" теннис үзәгендә яшүсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионатының шәхси-команда ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда катнашу өчен Зәй, Мамадыш, Актаныш, Чистай, Югары Ослан, Ютазы, Кукмара, Азнакай, Яңа Чишмә һәм Минзәлә районы герчеләре килде. Бу ярышта барлыгы 120 герче үз көчен сынады.. Ярышларны тантаналы төстә ачуда Татарстан Республикасы...

Минзәлә шәһәренең "Олимп" теннис үзәгендә яшүсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионатының шәхси-команда ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда катнашу өчен Зәй, Мамадыш, Актаныш, Чистай, Югары Ослан, Ютазы, Кукмара, Азнакай, Яңа Чишмә һәм Минзәлә районы герчеләре килде. Бу ярышта барлыгы 120 герче үз көчен сынады..

Ярышларны тантаналы төстә ачуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча вәкиле, ТР ның гер спорты Федерациясенең башкарма директоры Айрат Гатауллин, район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Камил Нәҗмиев:

-Районыбызда спортка игътибар зур, моны атна саен спортның берничә төре буенча 3-4 ярыш оештырылуы да сөйли. Шунысы игътибарга лаек:бәйгеләр гаять күп спортчылар һәм командалар катнашлыгында үтә. Бүген менә бездә гер спорты буенча республика чемпионаты башланды. Районыбызның гер буенча спортчылары күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара һәм алар республика чемпионатларында чыгыш ясыйлар.Моннан 10 еллар элек бер райондашыбыз дөнья чемпионатында катнашты Минзәлә герчеләре элеккеге герчеләребезнең эшен дәвам итеп елдан -ел югары үрләр яулыйлар. Бу бәйгедә дә яхшы күрсәткечләргә ирешеп, җиңүләр яулагыз!

Айрат Гатауллин:

-Минзәләлеләр республика чемпионатына яхшылап хәзерләнгәннәр, моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Әлеге бәйгедә җиңгән спортчылардан Россия Федерациясенең Рыбинск шәһәрендә үтә торган ярышларына гер спорты буенча Татарстан командасы тупланачак. Гер спорты ярышларында катнашучыларга яңа спорт җиңүләре һәм күрсәткечләрен яхшыртуын телим.

Менә ярышлар башланып китте. Спортчылар 6 күпердә 10 минут дәвамында 12,16,24 килолы герге ыргым алымы һәм этү алымы белән күтәрделәр. Чемпионат азагында гер күтәрү буенча командалар арасында вакытлы эстафета булды.

Чемпионат тәмам. Командалар арасында кече төркемдәгеләр арасында беренче урында Минзәлә районы герчеләре, икенче урында Ютазы районы командасы, өченчедә Чистай районы герчеләре калды. Өлкән төркемдәгеләр арасында Минзәлә районы командасы беренчелекне бирмәде. Икенче һәм өченче урыннарны Ютазы һәм Чистай районы командалары бүлеште. Ә вакытлы эстафетада беренче урынны Ютазы районы командасы яулады. Икенче урында Минзәлә, өченчедә Азнакай районы командасы калды. Безнең команда егетләренә афәрин диясе генә кала.

Бу бәйгедә кече төркемдә, ягъни 14-16 яшьлекләр арасында 8 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында, ягъни 16-18 яшьлекләр арасында 9 гер күтәрүче район данын яклады. 17 гер күтәрүченең 10сы кадет мәктәбендә белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев