Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында 13 октябрь көнне рекордлы күләмдә – 272 кеше коронавирустан прививка ясаткан
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, районда коронавирустан прививка ясатучыларның саны көннән-көн арта.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
14 октябрьга булган мәгълүматлар буенча, районга 8700 доза вакцина кайткан, 7734 кеше ковидтан вакцина ясаткан. Саннардан күренгәнчә, вакцина ясатучылар саны районда көннән-көн арта. Әйтик, 8 октябрь көнне 49 кеше прививка ясаткан, шуның 8е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 11 октябрь көнне – 114 кеше, 12 октябрьдә – 160 кеше, 13 октябрьдә – 272 кеше. Риск группасына кергән 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең дә вакцинага ышанычы арта күрәсең. 12 октябрь көнне шулай ук рекордлы күләмдә – 45 өлкән кеше коронавирустан прививка ясаткан.
Табиблар вакцина ясату өчен хастаханәгә төштән соң килергә куша. Ул вакытта кеше азрак була. Прививка ясау кабинеты кичке 16.00 сәгатькә кадәр эшли.
Прививка ясатырга килгэндә үзең белән паспорт һәм СНИЛС булу шарт. Чөнки әлеге документлар ярдәмендә прививка ясату турындагы мәгълүматлар РФ Дәүләт хезмәтләре порталына җибәрелә. Шуннан соң шәхси кабинетка QR-код килә. Ике компонетлы прививка ясалган очракта, беренчесен ясатканнан соң ук бу хакта шәхси кабинетка QR код килә. ләкин әлеге код тулы QR булмый, ул бары тик беренче прививка ясалганлык хакындагы мәгълүматны гына үз эченә алган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев