Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында 20% чәчәсе калды

Районыбыз хуҗалыкларында сабан бодае 16800 гектарда җир куенына иңдерелде.

Барысы 44450 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 80 процент башкарылган дигән сүз. Техник культуралардан рапс 3400 гектарда чәчелде.   Шулай ук берьеллык үләннәр 6800 гектарда җир куенына иңдерелде. Сидераль пар өчен 2000 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица  “Әнәк” агрофирмасы 700 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 58 проценты дигән сүз.  “Дәүләтов” КФХсы 40 гектар кишер,  40 гектар суган чәчте, 100 гектардан артык бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртә башладылар.  Барысы үселекләр тишелеп чыкканчы-3200, тишелеп чыккач 1600 гектарда тырмаланды. Районыбыз кырларында 58 агрегат эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев