Минзәлә районында 2021 елда халык санын исәпкә алу буенча җыелыш узды
Исәпкә алучылар вакцинацияләнгән булырга тиеш
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
2021 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу буенча республикакүләм видеоконференциядән соң, район администрациясе утырышлар залында әлеге кампанияне безнең җирлектә үткәрү буенча сораулар каралды.
Татарстанстатның Минзәлә районы буенча җитәкчесе, әйдәп баручы эксперт Люция Муллагалиева:
- Быел халык санын исәпкә алу 15 октябрьдән башлап 14 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк. Районда 51 исәп-хисап (20 авылда, 31 – шәһәрдә) һәм 8 исәпкә алу (3 авылларда (Иске Маҗын, Хуҗәмәт, Бикбау), 5 – шәһәрдә) участоклары оештыралачак. Күпфункцияле үзәктә – инструкторлык участогы булачак, -дип хәбәр итте.
Быел халык санын исәпкә алу беренче тапкыр “цифрлы форматта”, ягъни планшетлар кулланып башкарылачак. Шулай ук теләге булган һәркемгә Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша да халык санын алуда катнашырга мөмкин булачак.
Видеконференциядә исәпкә алучылар вакцинацияләгән булырга тиеш, дип тәкъдим ителде. Чагыштыру өчен, Минзәлә районында һәрбер исәпкә алучыга уртача 500, ә республика буенча 550 кеше белән элемтәгә керергә кирәк булачак.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да районда халык санын исәпкә алуны үткәрү таләпләре тулысынча һәм вакытында үтәлергә тиеш, дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев