Минзәлә районында 2021 елның беренче кварталында алкоголь сату йомгаклары буенча киңәшмә узды
Легаль алкоголь гына сатылырга тиеш
(Илшат Вагыйзов," Минзәлә-информ") Администрациянең утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары катнашында 2021 елның беренче кварталында алкоголь сату нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында район башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев контрафактка каршы көрәшкә игътибарны юнәлтте, районда Татарстанда гына җитештерелгән алкоголь продукциясен сатуны тәэмин итәргә чакырды.
- Контрафактка каршы көрәш - ул өстенлекле юнәлеш. Без районда суррогат белән агулану аркасында үлем очракларына юл куймаска тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: нәкъ менә легаль алкогольле продукцияне сату бюджетны тулыландыруга ярдәм итә, бу социаль программаларны гамәлгә ашыруда да чагылыш таба, - дип билгеләп үтте ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина район территориясендә алкогольле продукция сату буенча саннар белән таныштырды.
Киңәшмәдә катнашкан Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы Илнар Исхаков һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина район территориясендә легаль булмаган алкогольга каршы көрәш буенча координацияле эш алып барачакларын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев