Минзәлә районында 9 ай эчендә Россия паспортына 889 кеше ия булды
Россия гражданнарын паспорт белән документлаштыру буенча районда даими эш алып барыла.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ")
Отчет чорында Россия Федерациясе гражданы паспортына 889 кеше ия булды, узган ел бу сан 863 булган.
Галина Плотникова Россия Эчке эшләр министрлыгы Минзәлә районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе:
–Яшәү урыны буенча 996 кеше, тору урыны буенча 266 кеше теркәлү узды. Паспорт кагыйдәләрен бозган өчен 103 РФ гражданы административ җаваплылыкка тартылды. Шул исәптән РФ гражданы шәхесен раслаучы таныклыктан башка яшәгән яки яшәү урыны буенча теркәлү узмаган– 53 граждан, шәхесне раслаучы таныклыкка белә торып зыян салган яки югалткан – 50 граждан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев