Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында аерым йортларга газ кертү мөмкинлекләре киңәя

Моның өчен, беренче чиратта, йортның хуҗасына әверелергә кирәк.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ").
Татарстанда йортларның 99,5 проценты газлаштырылган. Безнең районда да яңа йортлар салына тора. Моның ачык мисалы- Минзәләнең Элеватор һәм Садак бистәләре. Газ кергән авылларда да аерым йортлар гына түгел, урамнар барлыкка килә. Район хакимиятенең алдан күрүчәнлеге һәм Татарстан хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә бу бистәләргә газ үткәргечләр планга карата алдан куллануга тапшырылды. Бу бистәләрдә һәм авылларда яңа йортлар салучылар хәзер фәкать үз көчләренә таянырга һәм, беренче чиратта, тиз арада яшәгән йортларын рәсми теркәп, газ кертергә заявкаларын турыдан-туры газ кертү оешмаларына (якын арада без ул оешманың исемен һәм заявка җибәрү өчен элетрон адресын район газетасында бастырырбыз) җибәрәсе була. Чөнки заявкалар Дәүләт порталы аша да кабул ителәчәк.
Моңарчы йортларына газ кертүчеләр документлар җыю белән беррәттән, газ үткәргечне йорт янына хәтле җиткерү өчен дә зур суммада акча түгәләр иде. Хәзер бу эш (ул догазификация программасы дип атала) бушка башкарылачак. Бу- Россия Президенты Владимир Путинның махсус күрсәтмәсе белән эшләнә. Йорт эчендәге проект эшләренә хуҗа үзе түләячәк.
Район башлыгы Айдар Салахов:
- Шәһәрдә генә түгел авылларда да кешеләр шәхси йортларны бик актив сала. Башкарма комитетның тиешле бүлекләре, райондагы башка ведомстволар аларга тиешле документлар әзерләнәндә оператив һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтергә тиешләр.
Исегезгә төшерәбез, бу программа 2023 елга кадәр эшләячәк. Моңардан тыш 2025 елга кадәр моңарчы газ булмаган авылларга газүткәргечләр сузу (газификация) программасы да кабул ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев