Минзәлә районында апрельдә, март ае белән чагыштырганда, бер балага кимрәк туган
Район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасыннан алынган мәгълүматлар буенча, апрель аенда 13 яңа туган бала исәпкә баскан. Шуларның 7 се – малай, 6 сы – кыз.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Март аенда исә туучылар 14 бала булган.
Район ЗАГС бүлегеннән (җитәкчесе – Анна Куприянова) алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, апрель аенда Минзәлә районында 30 кеше үлгән. Шуларның 13е – ир-ат, 17 се – хатын-кыз.
Март аенда үлүчеләр саны исә 38 кеше иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев