Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында архив бүлеге һәм мөхтәсибәт мәчетләр тарихын саклау буенча хезмәттәшлек итәчәк

Мәчет тарихы архивта сакланачак

Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчетендә Татарстан Дәүләт архивы вәкилләре Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе имам-мөхтәсипләре белән очраштылар.

Әлеге очрашуда архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтүне оештыру бүлеге әйдәп баручы белгече Чулпан Гыйниятуллина һәм ТР Архив фондын формалаштыру һәм документлар белән тәэмин итү буенча директор урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы имам-мөхтәсипләргә мәчетләрдә аларның тарихына багышланган архивлар булдыру мөһимлеген һәм әлеге хезмәтне башкару нечкәлекләрен аңлаттылар.

Шулай ук очрашуда катнашкан Минзәлә районы архив бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нургатина районыбызда архив хезмәтенең ничек алып барылуы белән таныштырды. Шушы хакта видеоны безнең инстаграм челтәрендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев