Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында балаларга комплекслы тәрбия бирү программасын тормышка ашыру буенча түгәрәк өстәл оештырылды

Түгәрәк өстәл Минзәлә педгогия көллияте базасында үтте, анда район башлыгы Айдар Салахов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, администрация вәкилләре, районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, дин әһелләре һ.б. катнашты.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев райондагы белем бирү учреждениеләре тарафыннан балалар тәрбияләүдә төрле юнәлешләрдә киңкырлы эшчәнлек баруын тәфсилләп сөйләде. Болар – социаль, гомум мәдәни, спорт-сәламәтләндерү, рухи-әхлакый һ.б.лар. Әлеге юнәлешләр балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә киләчәктә дә дәвам итәчәк дип белдерде ул.
Район башлыгы Айдар Салахов үз чыгышында, балаларга комплекслы тәрбия бирү буенча уку йортлары җитәкчеләре белән Актаныш, Мөслим, Яр Чаллы мәктәпләренә барып, тәҗрибә уртаклашу булуын әйтте. Агымдагы елның 1 нче сентябреннән белем бирү учреждениеләренә әлеге комплекслы тәрбия бирү программасы буенча эшли башларга дигән бурыч куйды.
Комплекслы тәрбия бирү ул – балаларны мәктәп кысаларында гына укытып калмау, ә аларны өч телдә – рус, татар, инглиз телендә сөйләшергә өйрәтү, мәдәният һәм сәнгатькә тарту, йөзәргә өйрәтү һ.б. Әйтик, 4 нче сыйныфны тәмамлаган бала инде йөзә белергә тиеш. Бу әлбәттә “Юбилейный” спорт мәктәбе белән берлектә алып барыла. Балалар бакчаларыннан ук шахматка өйрәтүне оештыру. Киләчәктә, бәлки, районда шахмат буенча спорт мәктәбе булыр дигән өмет тә бар. Экологлар, урман хуҗалыгы, ЮХИДИ, полиция, дин вәкилләре дә балалар тәрбияләүдә читтә калмаячаклар. Балалар мәктәпне тәмамлаганда киңкырлы үсешкә, тәрбиягә ия булган шәхесләр булып җитлегергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев