Минзәлә районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына 76 төп агач үсентесе утыртылды
“Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Минзәлә районында 15 мең төп агач үсентесе утыртылачак.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
“Хәтер бакчасы” акциясенә кушылып, бүген Минзәлә районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына 76 төп агач үсентесе утырттылар.
Агач утырту өчен шәһәребезнең Социалистическая урамыннан барганда яңа Элеваторный микрорайонына кергән урындагы мәйданчык сайлап алынган иде. Район башлыгы Айдар Салахов “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында әлеге территориядә беренче агачларны утыртты.
Район башлыгы Айдар Салахов “Хәтер бакчасы” акциясе турында болай диде:
– Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 15 мең кеше китә, шуларның һәр икенчесе туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Ватан азатлыгы өчен көрәштә үз гомерләрен биргән якташларыбыз мәңге безнең хәтеребездә. Аларның һәркайсының бөек батырлыгы истәлегенә агачлар утыртылачак, парклар, аллеялар булдыру дәвам итәчәк.
Күмәк агач утырту башланыр алдыннан урман хуҗалыгы җитәкчеләре агачны ничек утырту турында сөйли-сөйли, ничек итеп аны дөрес утыртыргы икәнлеген күрсәттеләр. “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында агач утыртуда барлык оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, волонтерлар, яшь гвардиячеләр, бердәмроссиялеләр актив катнашты.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына бүген 76 төп агач үсентесе –46 төп чыршы һәм 30 төп миләш агачлары утыртылды.
Минзәлә питомнигында үстерелгән 6-7 еллык агач үсентеләрен Минзәлә урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективлары алып килгән. Агач утыртыласы территорияне “Чиста шәһәр” МУП, Идарәче компания һәм “Сетевая компания” оешмалары эшчеләре алдан ук чистартып, җыештырып, агач утыртырга уңайлы булсын өчен чокырлар казып куйганнар иде. Агач төбенә салырга сыйфатлы кара туфрак та кайтарып куелган. Агачларга сибәргә суны да “Чиста шәһәр” МУП тәэмин итте. Утыртылган агачларны карап, тәрбияләп тору да “Чиста шәһәр” МУПка йөкләнде.
Айдар Хәлиуллин, Минзәлә урман хуҗалыгы директоры:
– Яу кырында ятып калган якташларыбыз батырлыгы турындагы хәтер буыннардан буыннарга кала. “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Минзәлә участогы урманчылыгында 3 гектарга якын мәйданда 14 520 төп нарат үсентеләре утыртылды. Бүген дә безнең коллективтан 20 кеше катнаша.
Оксана Гобәйдуллина, 3 нче урта мәктәп директоры:
–Безнең бер елны да агач утырту акциясеннән читтә калган юк. Биредә агачлар утыртылачагына бик шатландык. Әлеге территория тәртипкә китерелгән, агачлар утыртылгач, ул матурланып, төзекләнеп калды. Яңа микрорайон яшеллеккә күмеләчәк. Без утырткан агачлар бик матур үсеп китеп, фронтта башларын салган райондашларыбызны хәтерләтеп торырлар.
Энҗе Хәкимова, “Чишмә” балалар бакчасы мөдире:
–Агач утыртырга бик теләп килдем. Балаларыбызга, оныкларыбызга үзебездән соң шушы агачлар калсын. Шәһәребездә яшәүчеләр әлеге агачларга карап соклансыннар. Утырткан агач үсентеләре әйбәт кенә үсеп китсеннәр иде.
Безнең өстәмә
“Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә һәркем катнаша ала. Акцияне оештыручылар шәхси йортларда яшәүчеләргә яки хәзерге вакытта дачада булучыларга үз участокларында агач утыртырга тәкъдим итәләр. Акциягә кушылуны социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома дигән хештег белән куярга кирәк. Шулай ук үзең утырткан агачны акциянең httрs://садпамяти2020.рф рәсми сайтындагы интерактив картага урнаштыру мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев