Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котладылар
Мулланур Хангәрәевка 96 яшь тулды.
(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәлә район хакимиятенең "Официальный Мензелинск" ВК төркемендә Бөек Ватан сугышы ветераны Хангәрәев Мулланур Асылгәрәй улын туган көн белән котлау басылып чыкты.
- Хөрмәтле Мулланур Асылгәрәй Улы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк, - дип язылган район башлыгы Айдар Салаховның котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев