Минзәлә районында COVID-19 белән 42 кеше авырый
Коронавирус белән авыручылар саны кимеми.
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
Район үзәк хастахнәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, көн саен диярлек ковид белән авыруның яңа очраклары ачыкланып тора. Әйтик, 18 апрель көнне Минзәлә районында коронавирус белән авыруның 42 очрагы теркәлгән, шуның 3 се – яңа очрак. Шул ук вакытта 6 кеше ревакцинация үткән, шул исәптән икесе – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Районда вакцинацияне 17308 кеше узган. Барысы 18035 доза вакцина кайткан.
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 245 яңа очрагы теркәлгән, 35 кеше хастахаанәдә дәвалану уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев