Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында әфганчы хөрмәтенә мемориаль такта куелды
Минзәлә районы Яңа Тәкермән авылында Әфган җирендә хезмәт итеп кайткан батыр егет —Ситдиков Илсур Асхат улын искә алу һәм ул яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы узды.
Бу чараны әфганчы-интернационалистлар, ветераннар оештырдылар. Тантаналы чарага Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бикеева Нэля Габдулла кызы, солдатнын якыннары, туганнары, күрше районнардан әфганчы-ветераннар, авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп юнармиячеләре килделәр. Бәйрәмне Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бикеева Нэля Габдулла кызы ачып җибәрде. Бер минутлык тынлык белән безнең арабызда булмаганнар искә алынды. Кадрәк мәктәбенең яшь армиячеләре Илсур абыйлары белән булган очрашуларны искә алды. Туган илебез сагында торучыларга үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Истәлекле такта әфганчылар ярдәме белән Ситдиков Илсур яшәгән йортка куелды. Шулай ук ветераннар Илсур Асхат улынын каберенә чәчәкләр салдылар. Тантананың икенче өлеше мул табын артында үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев