Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында иң күп вакансия сәламәтлек саклау өлкәсендә

Минзәлә районында бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган белгечләр булып табиблар, автомобиль йөртүчеләр, тракторчылар, эшчеләр кала.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районында эш бирүчеләр тарафыннан 70 эш урыны  тәкъдим ителә.

Татьяна Сәмигуллина, Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры:

–Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2021 елның 1 гыйнварына эшсезлек буенча 95 кеше теркәлде, 2020 елның 1 гыйнварына  51 кеше иде. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның 1 гыйнварына эшче көчләр санының 0,7 процентын тәшкил итә,  2020 елның 1 гыйнварына ул  0,4 процент иде. Эш бирүчеләр тарафыннан агымдагы елның 1 нче гыйнварына 70 эш урыны тәкъдим ителә. Иң күп вакансияләр сәламәтлек саклау (13 вакансия), хезмәт күрсәтү (5 вакансия), мәгариф (4 вакансия), төзелеш (3 вакансия), өлкәләрендә тәкъдим ителә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X