Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында Качману бәйрәмен үткәрү өчен 3 урын билгеләнде

19 гыйнвар көнне православ дине тарафдарлары Качману (Крещение Господне) бәйрәмен билгеләп үтәләр

 

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)  Минзәлә районында Качману бәйрәме көнне православлылар 3 урында изгеләндерелгән суга чума алачаклар.

Шәһәрлеләр өчен былтыргы кебек үк, быел да Минзәлә елгасының яңартылган яр буенда бәке ясалачак.

Традицион рәвештә елдагыча Рус Мөшегесе чишмәсендә дә чумып чыгу өчен су изгеләндерәләчәк.

Коноваловка авылында Николай Секунов тырышлыгы белән үзара салым акчасына яңартылган чишмәдә дә православ дине тарафдарлары өчен суга чумып чыгу мөмкинлеге тудыралачак.

Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзор ОРВИ белән авырган, температурасы һәм йөрәк авыруы булган кешеләргә бәкегә чумудан тыелып торырга киңәш бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев