Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында хакимият һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер

Мөрәҗәгатьне дөрес итеп адресатка җибәрергә һәм проблеманың тирәнлеген аңлатырга гына кирәк.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Хәер, Дәвек авылының бер өлешендәге сусызлык Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева тудырган проблема түгел. Авылда су бар, искергән булса да ике скважина эшләп тора. Хәтта эшләп торган насосны да алыштырып караганнар. Басым гына түбән, калкулыкта урнашкан йортларда машина белән кер юу түгел, су краннарга да килеп җитми.
Менә шул хәл сусыз калган йорт хуҗаларын хакимият ярдәм итми, дип мөрәҗәгать язарга этәргән,.
Хакимият мондый сигналларны һәрвакыт контрольдә тота. Бу юлы да шулай булды, "Чистый город" цистернасы белән һәркемгә җитәрлек су агыздылар. Проблема калды. Скважиналары бик өстә булгач ( ишелә- ишелә кырык метрга калган) су башняларындагы басым түбән.Авыл җирлеге башлыгы, район хакимияте ярдәме белән тирәнлеге йөз метрдан да ким булмаган яңа скважина казыту турында өметләнә.

Икенче яктан караганда, авылдагы колонкаларда су бар бит. Берсе сусыз йортлардан ерак түгел икән. Мөмкинлеге булучыларга барып алырга буладыр. Цистерна белән су ташу- бик чыгымлы эш бит. Андый юлга гадәттән тыш хәл булганда гына баралар.
Кыскасы, хөрмәтле укучыларыбыз, мөрәҗәгатегез җавапсыз калмады...Алга таба ни эшләргә? Скважиналар бораулау бер көндә генә булмаячак. Челтәрдә, исә, басымы түбән булса да су чылтырый.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев