Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында коронавирустан привика ясатмау сәбәпле ике укытучы эштән читләштерелде

9 ноябрьдән коронавирустан беренче прививкасын ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерә башладылар. Әйтик, шул сәбәпле Түбән Камада 13 педагогка өйдә утырырга туры киләчәк.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Шул уңайдан без дә район мәгариф бүлеге белән элемтәгә чыгып, мәктәп һәм балалар бакчаларындагы вазгыятьне белештек.

Леонид Петраев:

–10 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча балалар бакчаларында коронавирустан прививка ясатмаучылар юк, ә мәктәпләр буенча карасак, прививка ясатмау сәбәпле ике укытучы эштән читләштерелде.

Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова белән дә телефон аша әңгәмәгә кердек:

–Безнең оешмада эштән читләштерелүче хезмәткәрләр юк, барысы да прививка ясатты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев