Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча утырыш узды

2020 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды.

Минзәлә районы администрациясендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»).

Утырышны район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина алып барды.

Коррупциягә каршы юнәлештәге чараларны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясап, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев:

- Без үз алдыбызга киләсе елларда да районда коррупция күренешләренә каршы көрәш буенча системалы эшне дәвам итү бурычын куябыз, - дип билгеләп үтте.

Эльвира Хәбибуллина, үз чиратында, муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә цифрлы технологияләрне үстерү бу юнәлештә коррупцион фактлар барлыкка килү куркынычын минимальләштерергә ярдәм итә, дип ассызыклады.

Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгы, район Советының юридик бүлеге, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, «Татмедиа» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» вәкилләренең коррупциягә каршы көрәш һәм халыкта коррупциягә каршы караш формалаштыру чаралары турында докладлары да тыңланды.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасында үткәрелә торган коррупциягә каршы эш турында видеоролик каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X