Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында Ковид авыруының җиңел формасы белән авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү дәвам итә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның ноябрь аенда дәүләт программасын тормышка ашырып, ковид диагнозы куелган, амбулатор дәвалану узучы авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итә башлады.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Минзәләдә бу эш ни рәвешле оештырылган соң.

Муса Хабибуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибының  поликлиника эше буенча урынбасары:

–Минзәлә районында 2020 елның ноябреннән башлап Ковид диагнозы расланганнарга дәүләт программасы нигезендә бушлай дарулар бирелә башлады. Мондый дарулар бары тик ковид авыруы белән җиңел формада авырган һәм амбулатор дәвалану узучы пациентларга гына бирелә. Авыр һәм урта дәрәҗәдә авыручыларны без Чаллыдагы инфекцион хастаханәләргә яки үзебезнең госпитальгә дәваланырга салабыз. Җиңел формада авыручылар, терапевт тикшерүе узганнан соң, индивидуаль рәвештә дәвалану өчен бушлай дарулар язылган терапевт рецептын алалар. Әлеге даруларны (вируска каршы, антикоагулянтный) Гурьянов урамында урнашкан 62 нче дәүләт даруханәсеннән авыручылар үзләре түгел, ә аларның туганнары яки волонтерлар килеп ала. Әйтик, 2021 елда регистрга кертелгән 2552 авыруның күбесе алды. Дәүләт программасы бүген дә дәвам итә. Ковид диагнозы ачыкланып,  җиңел формада авыручылар өчен бушлай дарулар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X