Минзәлә районында Кыш бабай килүе турында роликның дәвамы чыкты
Видеоролик Иске Иркәнәш авылында төшерелде.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә районының Иркәнәш авыл мәдәният йорты тарафыннан Кыш бабай килүе турында видеоролик төшерелүе турында хәбәр иткән идек инде.
Яңа ел алдыннан роликның дәвамы да чыкты.
Сюжеты буенча Кыш бабай (аның ролендә - Иркәнәш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова) авылдагы мал фермасына кереп чыга, мөхтәрәм кешеләрдән котлаулар җыя, шулай ук авылда спорт мәйданчыгы ачылуда катнаша.
Котлау сүзләре белән авыл имам-хатыйбы Разиф хәзрәт Салахов, Тегермәнче авылы мәдәният йорты директоры Алсу Гыйлфанова, "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев