Минзәлә районында ковид белән 23 кеше авырый
Ревакциация темпларын көчәйтергә кирәк
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Үзәк район хастаханәсенең 2022 елның 13 апреленә булган оператив мәгълүматларына караганда, Минзәлә районында коронавирус белән 23 кеше авырый, тәүлеклек үсеш +5.
Шул ук вакытта 13 апрельдә 8 граждан, шул исәптән (4се 60 яшьтән өлкәнрәкләр) ревакцинацияләнде.
Районда барлыгы 17288 кеше вакцинация үтте.
безнең өстәмә
2022 елның май ахырында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артырга мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән берничә ММЧ хәбәр итте.
Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, ковидның яңа дулкынының көче вакцинация һәм ревакцинация никадәр актив рәвештә узуга, санитария-эпидемиология таләпләре үтәлүгә дә бәйле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев