Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында милли проект кысаларында яңа мәдәният йорты ачылды

Биредә беренче чара итеп Коноваловка авыл җирлегенең гражданнар җыены үткәрелде.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Коноваловка авылында “Мәдәният” милли проекты “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында үз эченә 100 урынга исәпләнгән клуб һәм китапханәне сыендырган яңа объект ачылды.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашып, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов:

- Дөресен генә әйткәндә, без әлеге вакыйганы бик озак көттек. Гомумән алганда, соңгы 5 елда сезнең авыл яңа сулыш алды: янәшәдә генә яңадан терлекчелек комплексы барлыкка килә, балалар бакчасы, мәктәп төзекләндерелде, яңа клубыгыз, паркыгыз бар. Болар барысы да киләчәктә авыл тагын да ныграк үсәр, биредә яңа йортлар төзелер, дияргә тулы нигез бирә, -диде.

Авыл тарихындагы истәлекле вакыйга белән Коноваловкада яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев та котлады.

Авыл халкы исеменнән респбулика, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзен Коноваловка җирлеге башлыгы Сәрия Билалова белдерде.

Тантаналы ачыш барышында Минзәлә районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән “Ядран Строй” ҖЧҖ участок җитәкчесе Ринас Гайсин, үзмәшгуль төзүчеләр Илнур Рәхмәтуллин, Илнур Әхәтов, Әтрәкле, Дәвек, Калтак авыллары китапханәчеләре Илүзә Солтангалиева, Гүзәлия Сәхәбетдинова, Люция Апсаттарова  бүләкләнделәр.

Бина эчендәге мәдәният йорты һәм китапханә белән танышып чыккач Айдар Салахов һәм Азат Хамаев Коноваловка җирлеге гражданнар җыенында катнаштылар. Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Тантаналы ачыш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ивушка”, “Хатирә” ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барды. Җыен башланыр алдыннан Николай Секунов җитәкчелегендәге ир-атлар ансамбле а капелласы да зур фурор тудырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни артистлар чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Видеороликны “Мензеля-информ” ютуб каналында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев