Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында мәктәпләрдәге милли программа кысаларындагы капиталь ремонт график буенча бара

Татарстан Республикасының Минзәлә районындагы ике мәктәбендә белем бирү объектларын капиталь ремонтлау милли программасы кысаларында эш алып барыла

РФ Дәүләт Думасы депутаты,  программаның Түбән Кама сайлау округы буенча кураторы Айдар Метшин эш барышын тикшерү максатыннан ике учреждениедә дә булды.

Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутатының пресс-хезмәте хәбәр итте

Беренче объект – 100 урынга исәпләнгән С.А.Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомумбелем бирү мәктәбе. Мәктәп 19 гасырның икенче яртысында торак архитектура һәйкәле булган алпавыт Николай Евграфович Пальчиков йортында урнашкан.

Реклама

“–Биредә масштаблы эшләр башкарылачак: тулаем түбә, идән, коммуникацияләр алыштырылачак. Мәктәп директоры һәм Николаевка авыл җирлеге башлыгы Михаил Боков белән билгеләнгән мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Әйтик, җиһаз алу өчен акчалар капиталь ремонтны финанслауга бәйле рәвештә биреләчәк. Шулай да кайбер мәктәпләрдә җиһазлар алу өчен ул кадәр ук финанс таләп ителми. Шуңа күрә учреждениенең барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерү максатыннан тыгыз элемтәдә эшнең һәр этабы хакында сөйләшүләр алып барабыз”, – дип яза Айдар Метшин телеграм каналында.

Соңыннан депутат Г.Сабитов исемендәге Югары Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбендә булды. Биредә капиталь ремонтның икенче этабы башланды.

“Узган ел акча җитмәгән эшләр быел башкарылачак. Хәзер акча җитмәү мәсьәләсе юк. Ремонт төгәл план буенча бара” – дип билгеләде Айдар Метшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев