Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында мөнәҗәтләр конкурсы үткәрелде

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә районында ел саен үткәрелүче мөнәҗәтләр конкурсы фестивален быел Тупач авылы кабул итте.

Әлеге конкурста Минзәләдән, Тупач, шулай ук Гөлек, Хуҗәмәт, Дәвек, Түбән Тәкермән, Кадрәк, Урыс, Тулбай авылларыннан ханымнар мөнәҗәт уку осталыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәләргә килгәндә, һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыручы Мөслимәләр берлеге һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан аерым дипломнар һәм бүләкләргә фестивальне алып баручы Мәүлидә Билалова (Тупач авылы), Лилия Миңнеханова (Тупач), Лениза Якиева (Минзәлә), Рузилә Габдуллина (Минзәлә) лаек булдылар.

Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков мөнәҗәтләр әйтүгә яшьләрне җәлеп итү мөһимлеген искәртеп, Тупачта мөнәҗәт әйтүнең борынгы традицияләрен саклаучы Рәхилә Миңнехановага рәхмәтен әйтте.

Әлеге чарага килгән Коноваловка җирлеге башлыгы Сәрия Билалова да мөнәҗәтләрнең җәмгыятькә рухи тәрбия бирүдә зур роль уйнауларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X