Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында наркотиклар таралуга каршы тору буенча киңәшмә узды

Үзәк район хастаханәсенең психиатр-наркологы Илдар Иламанов хәбәр иткәнчә, районда наркотикларга бәйлелек буенча исәптә торучы балигъ булмаганнар юк

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Татарстан Республикасының наркотикларга каршы комиссиясенең утырышы видеоконференция режимында булды. Утырыш барышында Яшел Үзән районында наркотиклар таралуга каршы тору буенча эшчәнлеге каралды. Балигъ булмаганнар арасында наркотик чаралар белән мавыгуны булдырмауга аерым игътибар бирелде.

ВКС тәмамланганнан соң Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

- Районда наркоманиягә каршы тору айлыгы үткәрелде, әмма без шуны онытмаска тиеш: бигрәк тә балигъ булмаганнар арасында эш бер ай гына түгел, ә ел дәвамында алып барылырга тиеш, - дип билгеләп үтте.

Киңәшмәдә катнашкан Минзәлә РҮХнең психиатр-наркологы Илдар Иламанов район уку йортлары укучыларына наркотикларга бәйлелек булу-булмауга тест үткәрү кирәклеге турында искә төшерде. Шулай ук ул районда наркотикларга бәйлелек буенча учетта торучы балигъ булмаганнар юк, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев