Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында “Өмет бүләк ит" хәйриячелек марафоны уздырылды

Хәйриячелек марафоны – ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

 Бүген район мәдәният йорты фойесында Хәйрия ярминкәсе оештырылды. Район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, башка социаль оешмалар хезмәткәрләре белән берлектә, кул эшләнмәләреннән бай күргәзмә оештырганнар иде. Биредә шулай ук уенчыклар, көнкүреш әйберләре, камыр ризыклары сатып алырга мөмкин. Иртәнге 8 сәгатьтә башланган әлеге ярминкә 17 сәгатькә кадәр дәвам итә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Ярминкәдә сувенир сатып алучы һәркемгә  йөрәк рәвешендәге брошькалар бирелде. Бу  брошькалар –аларның игелекләренә җавап.

Татьяна Мясникова, район социаль яклау  бүлеге начальнигы:

Районда 2112 мөмкинлекләре чикләнгән кеше һәм инвалид бала бар. Хәйриячелек марафонында җыелган акчалар райондагы инвалидларны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә тотылачак. Минзәлә– игелекле шәһәр. Һәм без игелекләр кылып моны тагын бер кат дәлиллик. Тирә-ягыбыздагы җылы карашка, игътибарга,дәвалауга һәм  матди ярдәмгә мохтаҗ мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә менә шундый игелекле гамәлләр кылу безнең көндәлек тормышыбызның бер өлешенә әйләнсен иде.

Безнең өстәмә

Район мәдәният йорты фойесында Хәйрия тартмалары да куелган иде. Ярдәм итәргә теләк белдерүче һәркем марафон барышында бу тартмаларга акча салып, үзеннән өлеш кертә алды. Район башлыгы Айдар Салахов,  район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, оешма, учреждение җитәкчеләре дә марафонга үзләреннән өлеш керттеләр. Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Күмәк көч белән шактый гына сумма акча җыелды. Бу хакта тулырак алдагы чыгарылышларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев