Минзәлә районында "Патриотлар үстерәбез" лагере базасында "Ватан уллары" оборона-спорт җыены уза
Җыенның финал өлешен ачу тантанасы курсантларның күрсәтмә чыгышлары белән үрелеп барды
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
"Патриотлар үстерәбез" районара хәрби-палаткалы лагерында "Ватан уллары"дип исемләнгән комплекслы ярышларның финал өлешен ачу тантанасы узды.
Чарада катнашучыларны, курсантларны сәламләп, Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова:
- Без сезне кунакчыл Минзәлә җирендә сәламләвебезгә шатбыз. Илебезнең киләчәге нәкъ менә сезнең кулларда, шуңа күрә сезгә Ватаныбызның патриотлары булып үсүегезне телим, - дип билгеләп үтте.
Шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесенең беренче урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты Мөнир Гафиятуллин, хәрби пенсионер, полковник Вадим Сафиуллин, Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров та сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Чара кысаларында тренер-укытучылар, тәрбиячеләрне бүләкләү булды, аларга рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырылды.
Яшь курсантларның чыгышлары бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды. Шулай итеп, 5 нче взвод курсанты Владислав Борисов патриотик эчтәлектәге җыр башкарды, ә Ролан Исламов җитәкчелегендәге «Ватан уллары» курсантлар төркеме армия кул сугышы осталыкларын күрсәтте.
Курсантларның тантаналы маршыннан соң, ярышлар старт алды.
Александр Глазистов, «Ватан уллары» региональ үзәге җитәкчесе:
- Бүген бездә комплекслы ярышларның финалын ачу тантанасы бара. Балалар 10 көн дәвамында комплекслы әзерлек уза. Без хәрби-гамәли спорт төрләрен үстерәбез. 33 курсант катнаша, барысы да Яр Чаллы шәһәреннән.
Александр Глазистов билгеләп үткәнчә, җыеннар 10 көн дәвамында-1-10 июльдә уза. Бүген ярышларның беренче көне булды, моңа кадәр курсантлар ял итте, күнегүләр ясады. Спорт чараларыннан тыш, балалар өчен мәдәни-күңел ачу программасы да әзерләнгән.
Безнең өстәмә
Чара шулай ук «Патриотларны үстерәбез» хәрби-палаткалы лагереның икенче сменасын ябуга багышланган иде. Лагерь директоры Эльвира Гиргирчик хәбәр иткәнчә, икенче сменада Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Зәй районнары, Казан шәһәре һәм Татарстанның башка торак пунктларыннан 140 бала ял иткән. Алда-тагын ике смена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев