Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесе белән бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы район хакимиятенең утырышлар залында узган киңәшмә барышында узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов “ "Минзәлә-информ"”)

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов 1 нче урта мәктәп директоры, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Ольга Ильинага, РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Флора Ивановага, 1 нче ТОС рәисе Гөлфия Хәлимовага ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгеләрен тапшырды.

Истәлекле билге, шулай ук район башлыгының Мактау грамотасы белән Ольга Ильина кеше хокукларын яклау өлкәсендә актив эшчәнлеге өчен бүләкләнде. Ә Флора Иванова һәм Гөлфия Хәлимовага районда мәгариф системасы үсешенә керткән өлешләре өчен истәлекле билге тапшырдылар.

Айдар Салахов шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиковны күптән түгел узган туган көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев