Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында төерле дерматиттан вакцинация үткәрелә

Сарман районы Югары Чыршылы авылында ике хуҗалыкта төерле дерматит чире ачыкланып, әлеге хуҗалыкларда асралучы маллар (сыерлар һәм үгезләр) яндырылуы турында күпләр ишеткәндер. Шуңа бәйле Сарман, Зәй, Тукай районнарының 29 торак пунктында әлеге чир аркасында карантин игълан ителде.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Нодуляр дерматит чире Минзәлә районында таралуга юл куймау максатыннан вакцинация үткәрелә.

Артур Гафуров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

- Безнең районда терлекләрне дәвалау буенча чаралар башланды. Малларда бруцеллез, котыру чире, лейкоз авырулары булдырмау өчен район ветеринария берләшмәсе һәм авыллардагы ветеринария пунктлары фельдшерлары планлы эш алып баралар. Төерле дерматиттан вакциналаштыруны тәмамлап киләбез. Прививканы шәхси һәм җәмәгать терлекләренә ясыйбыз. Беренче уколдан ике атна узгач ревакцинация үткәрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев