Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында туган телләрне саклау буенча планлы эш алып барыла

Милли-мәдәни берләшмәләр саны да артачак.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

21 февраль Халыкара туган телләр көнне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Минзәлә районында Халыклар дуслыгы йорты филиалы мөдире Рузил Миңнеханов белән сөйләштек.

- Районыбызда яшәүче халыкларны берләштереп торып, аларның туган телләрен саклау буенча планлы эш алып бару – безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Әле бүген генә 11 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында Халыкара туган телләр көне уңаеннан чара үткәрдек. Әлеге балалар бакчасына күптөрле милләт вәкилләре йөри. Алар безне үзләренең традицияләре белән таныштырдылар. Без исә, үз чиратыбызда курай, тальян, кубыз белән чыгыш ясадык, балалар белән уеннар үткәрдек, - диде.

Шулай ук Рузил Миңнеханов хәбәр итүенчә, районда милли-мәдәни берләшмәләр саны да артачак. Бүгенге көндә районда татар, рус, мари, чуаш, керәшен һәм әрмән милли-мәдәни берләшмәләре, хутор казаклары җәмгыяте эшчәнлек алып бара. Шуларга өстәп, әзербайҗан, таҗик, үзбәк милли-мәдәни берләшмәләре оештыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев