Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында уку алдынгыларын хөрмәтләделәр

Яңа ел алдыннан район мәдәният сараенда шәһәр һәм районның иң акыллы укучыларын хөрмәтләделәр. Күптәнге традиция буенча бәйрәм чарасында 239 иң яхшы укучы катнашты-бу уку отличниклары, активистлар, фән олимпиадаларында җиңүчеләр.

Айдар Салахов: "Матур традиция буенча ел ахырында без укуда уңышларга ирешкән балаларны котларга җыелабыз. Ел саен алдынгылар саны арта, бүгенге көндә алар 239 кеше. Безнең отличниклар, сез олимпиадаларда, мәдәни чараларда катнашасыз, спорт белән шөгыльләнәсез! Бишле билгеләренә уку- ул бик зур хезмәт. Һичшиксез,укытучылар хезмәте. Сезнең нәтиҗәләр республика күләмендә алга таба да  булырлар дип өметләнәбез. Үз ягыбыздан, без тиешле шартлар булдырырга тырышырбыз. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!

Азат Хамаев: "Бүгенге көндә үсеп килүче буын- мәктәп укучылары өчен күп эшләр эшләнә. Алга таба алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бу- безнең изге, дөрес эш башкаруыбызны раслый".

Леонид Петряев: " Якынлашып килүче бәйрәмгә тагын бер яхшы яңалык: безнең Калтак мәктәбе укучылары мари теле буенча олимпиаданың республика этабында катнаштылар һәм беренче урынны яуладылар. Укучыларыбызның уңышлары өчен без бик шат. Барыгызны да бәйрәм белән!».

Чара барышында балалар Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры артистларының бәйрәм тамашасын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев