Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында уртача уңыш - 29,4 ц/га

Районыбыз басуларында урып-җыю дәвам итә.

Районыбыз кырларында урак өстенең кызган чагы.Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,  барлыгы 12550 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, барлыгы 10777 гектары суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-2738,  борчак-360, көзге бодай 7674  гектарда җыеп алынган.  Барлыгы 31643 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш “Калморза” хуҗалыгында-40,3 центнер һәм “Әнәк” агрофирмасында 35,6 центнер. Бүгенге көнгә урып-җыю эшләре 22,1 процентка башкарылды.Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8200 гектарда башкарылган.  Август ае башыннан районыбыз кырларында 55,3 мм яңгыр яуды, ә 9 август көнне төнлә һәм иртән белән 44,9 мм яңгыр явып үтте.   
Җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тоннадан әзерләнсә, сенаж  45000 тонна салынган. Бозаулар өчен 22 тонна яфрак азык тупланган. Бер баш шартлы терлеккә 19,7 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.   Салам җыю эшләре дәвам итә, 380 тонна салам төргәкләргә төрелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев