Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында яңа служба –"Ачык ТКХ" эшли башлый

11 декабрьдән Минзәлә районында "Ачык ТКХ" дигән служба эшли башлый, ул тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Ул нинди служба? Аңа нинди мәсьәләләр буенча хәбәр итәргә була? Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров болай диде:

–Әлеге служба Бердәм-диспетчерлык хезмәте базасында төзелде. Аның эшчәнлегенә Ольга Рубцова җаваплы итеп билгеләнде. Район халкыннан кергән мәгълүматны диспетчерлар язып ала да, оператив төстә хәл итү өчен тиешле служба җитәкчеләренә хәбәр итәчәк. Хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан аларның оператив хәл ителүен, үтәлешен район һәм шәһәр җитәкчелеге контрольдә тотачак. Әлеге службага кергән мөрәҗәгатьләрне хәл итүгә барлык службалар җәлеп ителгән.

Торак-коммуналь хуҗалык эше, авария хәлләре буенча сорауларны  район халкы 8-9047177500 телефоны буенча хәбәр итә, яки ватсапка (WhatsApp) хәбәр язып калдыра ала, әлеге службаның социаль челтәрдә ВК төркеме дә булдырылган. Шул рәвешле службага хәбәр итүче мәсьәләнең кайчан һәм кем тарафыннан хәл  ителәчәге турында хәбәрдар булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев