Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында янгын хәбәрчеләрен түләүсез урнаштыру эше дәвам итә

Барлыгы 194 гаиләгә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру планлаштырыла.

Гражданнарның яшәү урыннарын янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, гаилә белән эшләү буенча белгечләр, Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, ПЧ -122 гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә, график нигезендә, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә, шулай ук күп балалы гаиләләрдә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру башланды.

"Автоном янгын хәбәрчесе-ул алдан хәбәр итү приборы. Ул кечкенә генә яну чыганагыннан төтенне гарантияле рәвештә тотып тора, яңгыравыклы тавыш чыгара һәм шул рәвешле барлыкка килгән куркыныч турында кисәтә, шулай ук нык йоклаган кешене уятырга сәләтле. Автоном хәбәрчеләр махсус янгын сигнализациясе линияләре сузуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Прибор ике яктан ике яклы скотч яки саморез ярдәмендә беркетелә. «Крона»тибындагы батареядан эшли,–  дип хәбәр итә ТР Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча районара бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов .

Һәр гаиләдә датчик кую алдыннан белгечләр инструктаж үткәрәләр, датчиклар турында җентекләп сөйлиләр, аларның гамәлдә булу принцибын аңлаталар һәм ачыктан-ачык күрсәтәләр. «Урнаштырылганнан соң, миңа хәбәр итүче приборның төтенләнүгә реакция белдерүен күрсәттеләр. Алар яңгыравыклы тавыш чыгара башлыйлар, куркыныч булган очракта, җиңел уянырга һәм бәхетсезлекләрдән котылырга мөмкин», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша өч бала тәрбияләүче ана кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев